Татарстанда төтен газларында пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә 10 тапкырга кимегән

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Илкүләм рейтинг агентлыгы тарафыннан Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрелгән 2022 елгы төбәкләрнең ESG-ренкингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 2 урынны алды, шул ук вакытта критерийларның экологик блогында – 1 урынны. Бу хакта бүген журналистларга экология министры Александр Шадриков искә төшерде.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кабат лидерлар өчлегендә. Экология министры ассызыклаганча, мондый нәтиҗә – дәүләт хакимияте, фән, бизнес һәм халык органнарының системалы  эше нәтиҗәсе. ESG-ренкингны төзегәндә экологик мәгърифәт, бизнес, фән һәм башка күп нәрсәләр ягыннан төбәкнең казанышлары исәпкә алына.

2023 елдан экология блогы, шул исәптән экология  илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, төбәкләрнең ESG-ренкингын төзегәндә төп урынны алды. Ренкингта төбәкнең өч төп өлкәдә уңышлары исәпкә алына: экология, социаль сәясәт һәм дәүләт идарәсе. Барлык өлкәләрне бердәм максат бәйли – халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен хакимият, бизнес, фән һәм җәмгыять эшен бәяләү.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу юнәлешләрнең барысы да уңышлы тормышка ашырылган. Экология министрлыгы төп экологик темалар буенча координатор булып тора, әмма теләсә нинди карар, теләсә нинди проект Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Федерациясе Фәннәр академиясе галимнәре белән эшләнә. «Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының барлык пилот чаралары галимнәрнең килешүе һәм хуплавы белән генә әзерләнә. Алдан барлык техник биремнәр һәм объектта теге яки бу эшләрне башкаруның максатка ярашлылыгын дәлилләү Министрлыкның фәнни-техник советында карала. Галимнәр хуплаганнан соң гына техник бирем һәм проект-смета документациясен эшләүгә керешәбез, аларның нәтиҗәләре дә Фәнни-техник советта раслана. Хәзерге вакытта галимнәр белән берлектә Казансу елгасында фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашырабыз», – дип сөйләде спикер.

Куйбышев сусаклагычының фәнни мониторингы кысаларында узган ел тирән модернизациядән соң экспедициягә «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабы чыга. Куйбышев сусаклагычы Зеленодольск шәһәреннән Тәтеш шәһәренә кадәр тикшерелде. Быел судно Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре һәм «Судно табигатьне саклау комплекслары һәм системалары» компаниясе вәкилләре катнашында уртак экспедициягә әзерләнә.

Фән һәм башка ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек кысаларында су объектлары һәм атмосфера һавасы мониторингы бара.

6 июньдә Ространснадзор белән берлектә «Чиста һава» операциясе кысаларында быел беренче рейд узды. Төп максат атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын киметү.

«Чиста һава» операциясе Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә 1983 елдан бирле үткәрелә, ә быелдан рейдларга Ространснадзор кушыла.

«Безнең тикшеренүләр буенча, 1994 елдан бирле газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкыр кимегән! (1994 елда 27,5 проценттан 2023 елда 2,7 процентка кадәр).) Бу ягулыкның сыйфатын яхшырту, газга күчү, шулай ук иске автомобиль паркын яңаларына алмаштыру белән бәйле.  Шунысын да ассызыклыйм, Татарстанның мондый уңай үрнәге узган елдан илнең башка төбәкләренә тарала башлады», – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International