1 июньнән 7 июньгә кадәр һава чисталыгын контрольдә тоту станцияләрендә берничә артыклык теркәлгән

2024 елның 7 июне, җомга

1 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе артуы теркәлгән:

АСКЗА-2дә (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75) күкертле водород буенча арту теркәлгән;

АСКЗА-3тә (Казан шәһәре, Максимов ур., 76) формальдегид буенча артулар ачыкланган;

АСКЗА-5тә (Казан, ур. Шакирова 3) күкертле водород арту факты булган.

Казанда урнашкан башка АСКЗА пычраткыч матдәләр артуы теркәлмәгән.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, АСКЗА-4 (Казан, Четаев урамы, 26) фенолны үлчәү буенча хроматограф 16 майдан хезмәт күрсәтүче оешмада диагностикада һәм  төзекләндерелә. АСКЗА-5 (Казан, ур. Шакирова 3) азот диоксидын билгеләү газоанализаторы ел саен уздырылучы тикшерүдә.

Шуны исәпкә алып, АСКЗА-4тә фенол һәм АСКЗА-5 азот диоксиды буенча мәгълүматлар вакытлыча Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.

Белешмә: 1 гыйнвардан 7 июньгә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,926 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 588 меңнән артык үлчәү уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International