Аның исеме Галина... Таныш булыгыз, безнең героебыз – Галина Плотникова. 2007 елда ул институттан соң ук Экология министрлыгына эшкә килә һәм Кама буе идарәсе хезмәткәре була. Кыз монда үз язмышын да очраткан.
Сергей Кузин шул ук Кама буе идарәсендә инспектор булып эшләгән һәм шунда ук Галинага игътибар иткән, ул үзенә ошаган кызны озак үзенә карата һәм күпмедер вакыттан соң Галина аның ныклы һәм ышанычлы егет икәнен күрә. 2009 елның августында алар гаилә коралар. 2011 һәм 2016 елларда ир белән хатынның ике уллары туа. Өлкән уллары хәзер картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионы, ә кечесе йөзү белән шөгыльләнә.
«Минем өчен иң мөһиме – чиста дөньяда, табигать белән килешеп яшәү. Бу минем үземә һәм балаларымга теләгән әйбер», - дип сөйли Галина ни өчен эколог булырга теләдегез дигән соравыбызга.
Ә үз гаиләләренең девизы итеп алар авыр вәзгыятьтә һәрвакыт ярдәм итә торган зирәк сүзләрне сайлаганнар: «Үз тормышыңда үзгәртә алганны үзгәрт. Үзгәртә алмаганны кабул итәргә көч эзлә һәм бер әйберне икенчесеннән аерыр өчен зирәклек сора».