Бүген Экология министрлыгы һәм «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләрен Экология һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган тантаналы бүләкләү булды.
Намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ТР табигый ресурслардан рациональ файдалану өлкәсендәге нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наталия Чуйкова бүләкләнде.
Россия Табигать министрлыгының «Җир асты байлыкларын разведкалау отличнигы» күкрәк билгесе белән җир асты байлыкларыннан файдалануны көйләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл Әхмәтгалиева бүләкләнде.
РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: углеводород чимал геологиясе бүлеге башлыгы Татьяна Ахманова, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУның экзоген геологик процесслар мониторингын алып бару бүлеге башлыгы Евгения Артемова, Идел аръягы идарәсе белгече Әмир Җәббаров, Үзәк идарәнең махсус инспекциясе юрисконсульты Алия Исмәгыйлова, мәгълүмати системалар һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ландыш Сәгъдиева һәм Үзәк идарә белгече Инна Фәтхуллина.
«Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән экологик мониторинг бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Вероника Манджурова бүләкләнде.
Ык буе идарәсе белгече Алия Йосыповага ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анна Августова, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ метрология бүлегенең әйдәп баручы белгече Равилә Әгъләмова, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге белгече Венера Низаметдинова, җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Анна Попова, җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Аделина Сабашева, Кама буе идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Сәфәргалина, су объектларын саклау бүлеге белгече Роза Сибагатуллина, «ТР геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ баш белгече (кадрлар буенча белгеч) Эльвира Хәсәнова һәм Үзәк идарә белгече Ришат Шамөхәммәтов.
Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!