«Парклар маршы - 2024» акциясе кысаларында Чаллы буйлап балалар рәсемнәре һәм плакатлар белән бизәлгән экологик трамвай узды.
Ике айлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллыда экология мониторингы үткәрделәр.
Төньяк идарә инспекторлары әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында экодәрес үткәрде. Алар планетаны чиста саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр, сабыйларны мөһим экогадәтләр һәм табигать турындагы гаҗәеп фактлар белән таныштырдылар.
Бүген Зәлинә Гыйматдинова - Идел аръягы идарәсе баш белгече Ләйсән Гыйматдинова кызы бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь сөйли.
Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Актүбә бистәсендә 930 кв. м мәйданда пыяла сүс, резина калдыклары рәвешендә рөхсәтсез чүп-чар туплау ачыкланды, чүплекнең күләме 450 куб. м тәшкил итте.
Бүген без «Экояз» конкурсының 5 атнасын башлыйбыз. Ул территорияләрне җыештыруга һәм төзекләндерүгә багышланган. Үзебезнең участокларны тәртипкә китерәбез, үсентеләр утыртабыз һәм бу дөньяны чистартабыз, яхшырак, гүзәлрәк итәбез.
2000 елда Нәфисә Хәлифовна Көньяк-Көнчыгыш идарәсенә әйдәп баручы белгеч булып эшләргә килә. Башта бик катлаулы булды, ди безнең героиня, әмма хәзер инде үз тормышын экологиядән башка күз алдына да китерми.
Бүген Нокса урманында Үзәк өмә узды. Анда 600 дән артык кеше катнашты, алар экоквест форматында 116 капчык чүп җыйдылар. Барлыгы ярышларда 154 команда көч сынашты.
Ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,416 млн. нан артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе тарафыннан 441 меңнән артык үлчәү үткәрелгән.
Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Горький тимер юлының бүлеп бирелгән полосасының һәм аңа якын территорияләрнең санитар торышын тикшерү буенча комиссия рейды узды.