Калдыкларны аерым җыю пунктлары турындагы мәгълүматларда белешмәләр күбәйде. Хәзер гражданнарга җыю пункты һәм кабул ителә торган ресурс/чимал турында җентекле белешмәләр бирелә.
Бу мәгълүматны алу өчен экологик картага әлеге сылтама буенча күчәргә: https://ecokarta.tatar.ru/ һәм «Яшел стандартлар һәм технологияләр» өлешен сайларга кирәк. Критерийларда «калдыкларны аерым туплау һәм җыю пунктлары»н билгелибез, алга таба чимал төре, җыю пункты һәм сертификатлар буенча тиешле фильтрация кулланабыз. Кирәкле шәһәрне яки районны сайларга – сезгә мөмкин булган пунктлар картада күрсәтелгән.
Безнең белән арала!