Минзәлә районында законсыз гамәлләр нәтиҗәсендә 7 мең кв.м. җир бозылган

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Минзәлә елгасы ярында Минзәлә белән янәшә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары туфракның уңдырышлы катламын законсыз алу һәм күчерү фактын ачыкладылар. Үлчәү нәтиҗәләре буенча, бозылган җирләрнең мәйданы 7 мең кв.м тәшкил итә.

Хокук бозу теркәлгән җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә керә. Моннан тыш, Түбән Кама сусаклагычының яр буе саклык полосасы чикләренә керә. Шуңа бәйле рәвештә, тикшерү материаллары ведомство буйсынуы буенча Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International