1 июньнән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 4751 автотранспорт чарасын тикшерде инде. «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 4271 җиңел автомобиль, 345 йөк машинасы һәм 135 автобус тикшерелгән.
139 җиңел автомобиль, 6 йөк һәм 3 автобус экологик яктан тикшерүне узмаган. 148 автотранспорт чарасыннан чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормаларның артуы ачыкланган, бу гомуми күләмнең 3,1% өлешен тәшкил итә.
Автомобиль хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы республиканың 23 районында уза. 30 сентябрьгә кадәр Татарстанның 25 районында автотранспорт чараларының экологик яктан чиста булуына контроль планлаштырылган.