ТР Фәннәр академиясе табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә премиягә конкурс игълан итте. Приз фонды 408 мең сум тәшкил итә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 октябренә кадәр табигатьтән нәтиҗәле файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галиме В.А.Попов премиясен алуга гаризалар кабул ителә. Катнашуга фән һәм практика өчен мөһим әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар тәкъдим ителә. 

Карауга бары тик бастырылган фәнни хезмәтләр генә кабул ителә. Алдагы 5 ел дәвамында дәүләт премияләренә, Россия Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе премияләренә лаек булган, грантлар кысаларында башкарылган эшләр, шулай ук, әгәр алар өч кешедән артык составтагы фәнни коллективлар тарафыннан башкарылган булса, конкурста катнашуга кертелми. 

Һәр фәнни эш буенча документлар комплекты басма һәм электрон вариантта бирелә. Гаризалар эш көннәрендә 9 сәг. алып 17 сәг. кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Бауман ур., 20, каб. №306, e-mail: anrt@rambler.ru. 

Кирәкле документлар һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат әлеге сайтта урнаштырылган: http://www.antat.ru/ru/news/18300/

Белешмәләр өчен элемтә номеры: 8(843)292-57-82 - ТР ФА Гуманитар фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International