Республиканың яшьләр сәясәте лидерлары! Сезнең ташламалы программа буенча торак алу мөмкинлегегез бар

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, авыл һәм эшләүче яшьләр социаль ипотека программасы буенча торак алуга дәгъва итә алалар. Яшьләр торак конкурсының гариза бирү кампаниясе 2024 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашуга Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары кертелә:

• Иҗтимагый оешмалар активистлары. 

• Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, үзидарә яки иҗат берләшмәләрендә катнашучы студентлар. 

• Башкарма комитетларда, учреждениеләрдә, яшүсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр. 

• Сәнәгать предприятиеләрендә һәм, дәүләтнеке булмаганнарын да кертеп, оешмаларда белгечләр. 

• Мәгариф учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы кешеләр. 

Катнашу шартлары – гаиләнең бер әгъзасына туры килгән мәйдан белән тәэмин ителешнең гомуми дәрәҗәсе 18 кв.метрдан кимрәк булырга тиеш. Даими яшәү урыны буенча катнашучы белән бергә теркәлгән (яшәүче) гаилә әгъзалары (балалар, ир яисә хатын) кертелә. Аерым очракларда фатирның милекчесе күрсәткән башка туганнар да исәпкә алынырга мөмкин. 

Катнашучылар Конкурста катнашуга гаризаны сайт аша җибәрәләр – https://ligastudentov.com. Тикшерүдән соң конкурсның торак комиссиясе 49 җиңүчене билгеләячәк. 

Җиңү очрагында катнашучы беренчел түләүне кертергә, ул сайланган фатирның гомуми бәясеннән кимендә 10% тәшкил итәргә тиеш. Конкурста катнашу айлык түләүләрне вакытында башкару өчен тотрыклы керем һәм түләү сәләте булуны күздә тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International