Татарстанның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә экология өлкәсендә хокукларны яклау темасына туры трансляция узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында төбәкнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә экология өлкәсендә хокукларны яклау темасына туры трансляция узды. Туры эфирда ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Раил Шәмсетдинов һәм ТР Экология министрлыгының җитештерү һәм куллану калдыклары белән куркынычсыз эш итүне тәэмин итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов катнашты. Очрашуның модераторы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин булды.

Трансляция кысаларында катнашучылар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар һәм табигатьне саклау чаралары турында фикер алыштылар.

«Татарстан Республикасында экология өлкәсендә, шул исәптән экологик агарту кысаларында да, зур эш алып барыла. 2023 елда экологик агарту чараларында катнашучы халык өлеше – 34,7%. 2024 елга планлы күрсәткечләр – 35,4%. Әлбәттә, татарстанлылар санитар-экологик икеайлыкта, Экология министрлыгының «Экояз» конкурсында, «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә актив катнашалар», – дип билгеләп үтте Азат Җиһаншин үз чыгышында.

Шулай ук халыкның экологик хокукларын яклау мәсьәләләренә дә тукталдылар.

«Халыкның экологик хокуклары арасында әйләнә-тирә табигать мохитенең тискәре йогынтысыннан сәламәтлекне саклауга хокук өстенлекле әһәмияткә ия. Һичшиксез, ул кеше тормышының сыйфатын билгеләүче иң мөһим хокуклар исәбенә керә. Әмма монда төгәл моментны үтәргә кирәк, бу хакта безнең халык кешенең мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр яза алуын, әмма шул ук вакытта ул үзе чисталык, тәртип һәм экологик куркынычсызлыкны сакларга тиешлеген аңларга мәҗбүр. Шунысын да ассызыклыйсым килә, гражданнар табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигать байлыкларына сакчыл карарга тиеш», – диде Раил Шәмсетдинов.

Рөстәм Богданов турыдан-туры трансляция кысаларында I һәм II класслы куркыныч калдыкларны дөрес утильләштерүнең мөһимлеге турында сөйләде. Мәсәлән, һәркем иске батареяларны, люминесцент лампаларны, градусникларны һәм башка куркыныч калдыкларны тапшыра ала.

«I һәм II класска караган куркыныч калдыклар иң хәтәр һәм хәтта аз күләмдә дә халык сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра һәм әйләнә-тирә мохиткә гаять зур зыян китерә. Экология министрлыгы электрон җайланма калдыкларын утильләштерү буенча зур эш башкара. Мәсәлән, Татарстан Республикасы – «Утильләштерү мәктәбе» программасы лидеры. Ул күптән түгел генә гамәлгә ашырыла, әмма инде 300 тоннага якын мондый электр ватыгы полигоннарга эләкмәгән, ә утильләштерү заводларына киткән. Сәүдә челтәрләрендә шулай ук батареялар җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылган. Утильләштерүгә тапшырылган батарея һәм аккумуляторларның гомуми саны инде 200 тоннадан артып китте», – дип билгеләп үтте Рөстәм Богданов.

Трансляция ахырында катнашучылар тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International