"БумБатл" макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе тәмамланырга санаулы көннәр калды. Безнең әле республикага ярдәм итү һәм аны иң нәтиҗәле регион-катнашучылар рейтингында лидерлыкка чыгару мөмкинлегебез бар.
Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм 15 ноябрьгә кадәр акциянең рәсми сайтында теркәлергә кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/. #бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хэштегларын кулланып, социаль челтәрләрдә уңышларыгыз белән уртаклашырга да онытмагыз.
Оештыручылар балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, ссузлар, компанияләр һәм ритейлерлар арасында кәгазь көрәшендә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Шулай ук социаль челтәрләрдәге иң креатив 20 пост авторлары бүләкләнәчәк. Моннан тыш, иң нәтиҗәле өч гаилә командасы Гаилә елы уңаеннан фотосессияләргә сертификатлар һәм башка кыйммәтле призлар алачак.
"Экология" илкүләм проектына ярдәм кысаларында оештырылган "БумБатл" инде бишенче ел рәттән уздырыла. Бу еллар эчендә акциядә 5,9 миллионнан артык кеше катнашкан.
Әйдәгез, бу елны тагын да уңышлырак итик һәм безнең уртак эшебезнең табигатьне саклау өчен никадәр мөһим булуын күрсәтик!