«Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында «Мәктәп эко-патруле» яңа сервисы

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Табигатьне актив саклаучылар өчен бик яхшы яңалык! «Мин-мәктәп укучысы» мультисервисы «Мәктәп эко-патруле» сервисы белән тулыланды. Исегезгә төшерәбез, экологик бозуларны ачыклау буенча шул ук исемдәге конкурс ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан инде 10 елдан артык  үткәрелә. Бу вакыт эчендә Татарстан мәктәп укучылары тарафыннан 50 меңнән артык гариза бирелгән.

Сервис конкурсында катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасын күчереп алырга.

- «Сервислар» бүлегенә күчәргә һәм «Мәктәп эко-патрулен» сайларга.

- Санкцияләнмәгән чүплекнең фотосын яки видеосын җибәрергә.

Һәр теркәлгән хокук бозу өчен катнашучыларга баллар өстәлә. Активлык никадәр югары булса, җиңүгә өмет шулкадәр күбрәк!

Конкурс ел саен сентябрьдән августка кадәр үткәрелә, шуңа күрә үзеңне күрсәтергә вакытың бар. Табигатьне актив саклаучылар хәрәкәтенә кушыл һәм тирә-юнеңдәге дөньяны чистарак һәм яшелрәк итү мөмкинлеген кулдан ычкындырма!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International