15 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә онлайн-конференция узачак, аның туры эфирында «Реальное время» интернет-газетасы укучыларының сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский җавап бирәчәк.
Фикер алышуга сораулар:
• «Экология» илкүләм проектын үтәү буенча республика 2024 ел ахырына нинди нәтиҗәләр белән якынлаша? 2025 елга нинди эшләр актуаль булып кала?
• Казан чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча мегапроектны тапшыру сроклары бер елга күчерелде. Аны 2025 елда төгәлләп булырмы?
• «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә керә. Якындагы елларда республика аның кысаларында нинди юнәлешләр буенча эшләячәк? Федераль бюджеттан төрле юнәлешләр буенча күпме суммалар салынган һәм республика бюджеты акчалары күләме нинди булачак?
• Экологияне цифрлаштыру дәвам итәчәкме? 2025 елга бу юнәлешкә планнар нинди?
Сылтама буенча карыйбыз: https://realnoevremya.ru/events/1782?erid=2SDnjbxWad1