Табигатьтән рациональ файдалану фонды Татарстан оешмаларыннан иске электрониканы бушлай утильләштерүгә 1949 гариза алган. Бу чорда республиканың 34 торак пункты территориясеннән 320 тоннадан артык электрон һәм электр җайланмалары калдыклары чыгарылган. Программада 712 оешма катнашкан инде.
25-26 ноябрь көннәрендә әлеге проектка Азнакай, Ютазы, Бөгелмә һәм Баулы районнары халкы кушыла алачак. Иске электр приборларын бушлай утильләштерүгә тапшыру өчен, «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып, программаның рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/
КАБУЛ ИТЕЛӘ:
• компьютер һәм офис техникасы;
• көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);
• электр инструменты;
• фәнни һәм медицина техникасы;
• телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
• электрон һәм электр уенчыклары;
• картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10% артмаска тиеш).
Батареялар, радиация куркынычы маркировкасы булган җиһазлар һәм лампалар программа кысаларында утильләштерүгә кабул ителми.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проектының төп максаты – Татарстанда яшәүчеләргә искергән техникадан имин һәм экологик грамоталы котылу мөмкинлеге бирү. Барлык эшкәртү процесслары табигатьтән рациональ файдалану фондының һәм партнер предприятиеләрнең үз куәтләрендә башкарыла.
Чара «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сакчыл карашын үстерүгә юнәлтелгән максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Чаралар графигы безнең сайтта урнаштырылган - https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm. Халык барлык кирәкле мәгълүмат белән таныша һәм иске техникасын тапшыруны алдан планлаштыра ала.