Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
«2019 елдан без «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча актив эшлибез. Гомумән алганда, 6 ел эчендә 6 федераль проект буенча 21,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган, бу күп кенә төп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде», – дип билгеләде спикер чыгышының башында ук.
Ул елгаларны экотернәкләндерү, тупланган зыян объектларын бетерү, уникаль су объектларын саклау проектлары турында җентекләп сөйләде.
«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча инде 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. 2204 елда Казанның иң эре чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәмамлана, алар Иделне пычратучы топ-200 төп корылмалар исемлегенә кергән.
Реконструкция белән параллель рәвештә ләм кырларын рекультивацияләү дә барган. Рекультивацияләү сроклары 2025 елга озайтылды. Күчерүнең объектив сәбәпләре:
- Аномаль һава шартлары. 2024 елда явым-төшемнең югары булуы һәм карның күп эрүе күзәтелде, бу ләм карталарын тутырды.
- Икенче сәбәп – чит ил флокулянтын Россия аналогына алмаштыру, ул ләм утырымын 25 тапкыр акрынрак сусызландыра.
Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе фәнни институтлары белән берлектә гамәлгә ашырылган әлеге катлаулы сынау проектын Россиядә флагман проект дип атадылар инде.
Әлеге масштаблы проект нәтиҗәсендә 140 гектар җир хуҗалык әйләнешенә кайтарылачак.
Гомумән алганда, су объектларын саклау өлкәсендә «Экология» илкүләм проекты буенча 2019 елдан 24 су объектында экосавыктыру чаралары узган, 33 елганың үзәне чистартылган, 66 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган, 8 яр ныгыту корылмасы төзелгән. Озерный нефть ятмасының эшләми торган 24 чакрым нефть үткәргече сүтелгән.