«Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә экофестиваль узды. Бу көннең төп вакыйгасы «Җиргә сак булыгыз» күргәзмәсен ачу булды, анда фотограф Марат Кимның әйләнә-тирә мохитне саклау темасына эшләре тәкъдим ителгән иде. Катнашучылар сүзләренчә, фоторәссамның һәр кадры планетаны, уртак йортыбызны сакларга чакыра.
Чара кысаларында шулай ук «Экология – үсеш векторы» темасына онлайн-трансляция узды, анда экспертлар заманча экологик технологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга якын килүләр турында фикер алыштылар. Трансляциядә ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Валлиулин катнашты.
Теләге булган һәркем экосумкаларны бизәү буенча мастер-классны да калдырмады. Ә интерактив активлыкны яратучылар «Бәйге» викторинасында калдыкларны эшкәртү темасына сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында катнашучылар К.Фукс исемендәге скверда кошлар өчен эко-җимлекләр элеп чыктылар.