Татарстанда «Уникаль су объектларын саклау» федпроекты кысаларында дүрт уникаль су объекты чистартылды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 2021 елдан Татарстанда 21,5 км озынлыктагы дүрт су объектын 281,2 млн сумлык  чистарту эшләре башкарылган.

Лаеш районында бу – Державино авылындагы буа һәм Никольское авылы янында Мишә елгасының уң кушылдыгы. Мамадыш районында бу – Мамадышта Нократ елгасы кушылдыгы һәм Кама урман сәнәгате хуҗалыгы авылы янында Бөрсет елгасы үзәне. Барлык дүрт объект та республика өчен тарихи әһәмияткә ия. Экосавыктыру буенча үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә Державино авылы янындагы буада һәм Бөрсет елгасында яңадан чишмәләр тулган. Гомумән алганда, «Уникаль су объектларын саклау» проекты ярдәмендә 20 меңгә якын кеше яшәр өчен экологик шартлар яхшыртылган.

«Барыннан да элек әлеге федераль проект су объектлары урнашкан территорияләрнең уникальлеген саклауга юнәлдерелгән. Бу социаль юнәлеш, безнең халык өчен уңайлы шартлар белән үзара бәйләнеш. Шуңа күрә әлеге объектлар билгеләнде. Алар Росводресурсы тарафыннан нигезләнде һәм уңышлы тәмамланды», – дип билгеләп үтте министр урынбасары Егор Тарнавский.

Ярларны чистартуда волонтерлар да актив катнаша. 2019 - 2023 елларда чараларда миллионнан артык активист катнашып, 30 мең километрдан артык яр буе линияләре чистартылган. Татарстан Республикасы өченче ел рәттән «Россия суы» федераль акциясендә 1 урынны алып тора. 2024 елның апрель - октябрь айларында яр буе территорияләрен чистарту чараларында 355,4 меңнән артык волонтер катнашып, 10,4 мең км чамасы яр буе линияләре чистартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International