Ел башыннан экокабул итү бүлмәсенә 9 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, аларның яртысы диярлек - «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9115 мөрәҗәгать теркәлгән. Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде - 4351. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3257 белдерү килде. 1326 сорау «Халык контроле» системасында һәм 181 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән.

Халык арасында иң популяр мәсьәлә булып санкцияләнмәгән чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау темасы кала бирә. Бу сорауга 5959 мөрәҗәгать туры килә. Шулай ук 1255 хәбәр атмосфера һавасының сыйфатына бәйле, 923е – суның сыйфатына, башка мәсьәләләр буенча 978 хәбәр килгән.

8043 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән инде.

Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International