Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм инспекторлары туган як табигате турындагы белемнәрен тикшерделәр. Хәзер – сезнең чират! 8 декабрьгә кадәр һәркемнең үзенең экологик грамоталылыгын бәяләү мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Теләче районында туфракка китерелгән зыянны компенсацияләү турында карар чыгарды. 2023 елның сентябрендә агынты суларны агызган өчен хокук бозучыга 53 мең сум түләргә туры киләчәк.
Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 13 нче «Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәрделәр.
Бүген Нурлат районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Инвалидлар декадасына багышланган чараларда экология министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.
Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплекләр белән көрәшүне дәвам итә. Бу юлы рейд Мамадыш шәһәрендә рөхсәтсез чүп-чар җыюны ачыкларга һәм туктатырга ярдәм итте.
Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Баулының 5нче мәктәбендә экология мәсьәләләренә багышланган дәрес үткәрделәр.
Төньяк идарә инспекторлары Арчаның «Сандугач» балалар бакчасында экология дәресе үткәрделәр. Башта балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең мөһимлеге, ризыклардагы витаминнар һәм файдалы матдәләр турында белделәр.
«Лимонад» яшүсмерләр клубында экология буенча интеллектуаль уеннарның «Экокультура» республика турнирының күптән көтелгән икенче этабы узды. Биредә бөтен республикадан иң эрудицияле һәм экология белән мавыккан яшьләр очрашты.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында, шулай ук дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу мәсьәләләренә багышланган семинар узды.