Бүген Экология министрлыгында Экология министрлыгы конкурсы кысаларында фәнни-гамәли эшләрне яклау булды.
Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз туплауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы – 400 кв.м, күләме – 480 куб.м.
«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экоактивлар-2024» экоагарту проекты йомгаклары буенча иң яхшы мәктәпләрне һәм иң актив укучыларны бүләкләделәр. Шушы ел эчендә генә дә активистлар 2498 кг пластик, 1326 кг пластик капкач һәм 276 тонна макулатура җыйганнар!
Уңайсыз санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 12 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне вәзгыятьне тотрыкландыру чорына күчерелә.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9433 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 94%ы инде хәл ителгән.
Экология министрлыгы адресына Җиңү проспектындагы 50 нче балалар бакчасы янында төзелеш калдыкларын җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Теләче районының «Лесной» балалар бакчасында балалар гына түгел, Экология министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәрләре, «Ашыт» табигать тыюлыгы вәкилләре, шулай ук ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы да катнашты.
Узган елның февралендә Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе адресына Түбән Кама халкыннан берничә тапкыр шикаять килгән иде.
Арчаның 9 нчы балалар бакчасында балаларда табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән белем бирү һәм күңел ачу чаралары узды.
Су объектлары ярларын чүп-чардан җыештыру буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясенең чираттагы сезоны тәмамланды, ул чистартылган яр буе территорияләренең озынлыгы һәм җыелган чүп күләме буенча рекордлы булды. Социаль әһәмиятле ирекле инициатива, арттырып әйтмичә генә, «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга, эковолонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм яшәү нормасы буларак экологик культураны формалаштыруга ярдәм итә торган әһәмиятле иҗтимагый көчкә әверелде.