4 мартта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советының чираттагы очрашуы була, анда җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм маркшейдерлар чакырыла.
Очрашу барышында җир асты байлыкларыннан файдаланганда түләүләрне алу мәсьәләләре, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә цифрлаштыруны үстерү мәсьәләләре яктыртылачак. Чарада Ростехнадзорның Идел буе идарәсе һәм «Эттон-Центр» ҖЧҖ вәкилләре катнашачак. Очрашу җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә бүгенге көндә аеруча актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алышуны күздә тоткан түгәрәк өстәл форматында узачак.
Очрашу 4 мартта 14:00 сәгатьтә Министрлык бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75 йорт, каб. 301. Шулай ук әлеге сылтама буенча ВКС режимында да катнашырга мөмкин: https://mineco.ktalk.ru/ctfgrup1icau (пин-код: 9753).
Чара сезнең оешма өчен максималь файдалы булсын өчен, билгеләнгән тема буенча сорауларны электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз Ulia.Tuplina@tatar.ru.