Азнакай районында иң кечкенә балалар өчен экологик олимпиада узды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Азнакайның 15нче балалар бакчасында экология буенча "Туган якны белүчеләр"  олимпиадасы узды. Олимпиада экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, шулай ук патриотик тәрбия темасына багышланган иде. Анда Азнакай районының 16 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Балаларны  әкият геройлары "Эколят"лар - кечкенә табигать сакчылары сәламләде, ә шаян флешмобны Таптамыш Аю (Мишка-Топтыжка) үткәрде. Кечкенә тикшеренүчеләр илебезнең флора һәм фауна, табигый байлыклары дөньясына бик теләп чумдылар. Башта балалар язма тест үткәрделәр, аннары туган як буенча викторинада катнаштылар. Олимпиада һәркемгә үзен чын табигать белгече буларак күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Нәтиҗә ясап, Ык буе идарәсе инспекторлары олимпиадада җиңүчеләрне котладылар һәм педагогларга үткәргән чаралары өчен рәхмәт белдерделәр. Экология министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, балалар экология буенча яхшы белемгә ия. 

Һәр катнашучы лаеклы приз һәм олимпиадада катнашуы турында раслау алды. Белем һәм яңа тәҗрибә киләчәктә яшь экологларга бик кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International