В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә Татарстан Республикасының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабын ябу тантанасы булды. Көллият студентлары өч көн дәвамында «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм идарә итү» компетенциясендә ярыштылар.
Тәкъдим ителгән проектлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
1 урын – Фирзәр Җиһаншин, В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте
2 урын – Егор Морякин, Зеленодольск суднолар төзү көллияте
3 урын – Полина Шахмаева, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте
Чемпионат ТР Экология министрлыгы ярдәмендә уза һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.