Ел башыннан һаваны контрольдә тоту автоматик станцияләре тарафыннан 635 мең үлчәү башкарылган

2025 елның 28 феврале, җомга

Ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 635 меңнән артык үлчәү башкарылган. Казан шәһәрендә урнашкан биш станция 214 меңнән артык үлчәү башкарган. 

Февральдә республикада станцияләр тарафыннан атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителә торган чик күләменнән 26 тапкыр артып китүе теркәлгән.

Казанда максималь тапкырлыгы 1,48 ПДК булган углерод оксиды һәм максималь тапкырлыгы 1,29 ПДК булган күкерт водороды буенча берәмлек артулар теркәлгән. Түбән Камада һәм Түбән Кама районында максималь тапкырлыгы 2,68 ПДК булган этилбензол һәм максималь тапкырлыгы 1,42 ПДК булган күкерт диоксиды буенча берничә арту ачыкланган. Әлмәт районының Кәләй авылында станциядә күкерт водороды буенча максималь тапкырлыгы 4,26 ПДК булган артым күзәтелгән. 

Халык мөрәҗәгатьләре буенча Экология министрлыгы инспекторлары Казанның төньяк өлешенә дә чыктылар. Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә атмосфера һавасыннан пробалар алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең артып китүе ачыкланмады. 

Онлайн режимда үлчәү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының Экологик картасында карап була: https://ecokarta.tatar.ru/ 

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Министрлык станцияләре тарафыннан атмосферага зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясеннән 1660 артып китү теркәлгән, барлык артып китүләрнең 75% тан артыгы ике станциядә – Осиновода һәм «Салават күпере» торак комплексында теркәлгән. Һәм 99 % очракта артыклык очрагы – күкерт водороды буенча. Казан шәһәренең төньяк өлешендәге предприятиеләр, аларның гомуми күләме шәһәрнең бу өлешендә матдә чыгаручы барлык чыганакларның 90% өлешен алып тора, федераль күзәтчелек объектларына кертелгән. Сероводород барыннан да элек калдыкларны урнаштыру объектларында, канализация инфраструктурасы корылмаларында, терлекчелек калдыкларын урнаштыру һәм эшкәртү мәйданчыкларында, нефть һәм табигый газ чыгаруга һәм эшкәртүгә бәйле җитештерү объектларында чыгарыла торган матдәләрдә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International