2025 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүне уздыруның яңа кагыйдәләрен раслый торган 28.11.2025 ел, № 1644 карары үз көченә керә. Шулай ук дәүләт экология экспертизасы объектлары буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе үзгәртелде.
Кагыйдәләр нигезләмәләре нигезендә 1 марттан иҗтимагый фикер алышулар түбәндәгеләргә карата үткәреләчәк:
- Татарстан Республикасының бер муниципаль районы, шәһәр округы территориясе чикләрендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм (яисә) башка эшчәнлеккә карата – тиешле муниципаль районның, шәһәр округының җирле үзидарә органы тарафыннан;
- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 һәм аннан күбрәк муниципаль районнар территорияләрендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм (яисә) башка эшчәнлеккә карата – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан.
Россия Табигать министрлыгының хәзерге вакытта гамәлдә булган «Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларына таләпләрне раслау турында» 2020 елның 1 декабрендәге боерыгы 01 марттан үз көчен югалтачак.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды.