ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучылары өчен «Экология. Экологик яшәү рәвеше кагыйдәләре» темасына экология дәресен уздырдылар.
Хәзерге дөньяда экология фән генә түгел, ә яшәү рәвешенә дә әверелеп бара. Министрлык вәкилләреннән алынган дәрес балаларны экологик яшәү рәвеше принциплары белән таныштыруга әйләнде.
Дәрестә балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өчен табигать белән эш итүдә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында белделәр. Уен-викторина формасы яңа белемнәрне ныгытырга һәм экологик бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, алар Экология министрлыгы хезмәткәрләренә актив сораулар бирделәр. Очрашу азагында һәр катнашучы инспекторлардан истәлекле бүләк – буяу-табигать кенәгәсе алды.