Кама Тамагы районында бер предприятие бернинди рөхсәтсез-нисез җирлек рельефына шакшы сулар агызган. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозу очрагын теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, Лениногорк предприятиесе лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча гына известьташ чыгарып яткан.
“Татвторчермет” җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе территориясендә экология законнарын бозуга кабаттан юл куймау максатыннан тиешле чаралар күрелгән. Компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен 2017 елдан бирле инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгын искә төшерик.
Быелның август аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ком чыгаруны ачыклаган булганнар. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Уразай авыл җирлеге территориясеннән чыгарылган гомумтаралган файдалы казылма нефть чыгару объектларына китерелгән.
Ел башыннан бирле табигатьне саклау законнарын белә торып бозучыларга карата 29 җинаять эше кузгатылган. Шуның дүрттән бер өлеше җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозуларга туры килә.
Әлмәт районында бер нефтьүткәргечтә килеп чыккан авария аркасында 700 кв.м мәйдандагы территория пычранган. 15 ноябрь – җомга көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама авылыннан көньяктарак җир өстенә нефть агып чыгуның теркәлүен искә төшерик.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы территориясендә һәм Иске Казиле авылы тирәсендә каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән ике мәйданчыкта механик торгызу эшләре башкарылган.
Әлмәт районында Түбән Мактама авылы тирәсендә тишелгән торбадан нефть агып чыккан. Җир астыннан бәреп торган “кара алтын” фонтанын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында күреп алган.
Чаллы шәһәре читендә бетон ташучы машина шоферы экологлар “кармагы”на эләккән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергәндә табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәгән.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Туймәт авылы территориясендә тиешсез урында файдалы казылма (ком) чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия шартын бозган икән.