Әлмәт районында яшәүче берәүгә су объектын саклау кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Гражданнарның су объектына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен чикләү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында әнә шундый закон бозу очрагын теркәгән.  Баксаң, биредә яшәүче берәү Урман Зәе елгасының яр буе полосасына тимер сеткадан койма ясап куйган икән. Тикшерү барышында шулай ук су объекты тирәсендә урнашкан йортның, яңгыр суларын агызу торбасы белән тәэмин ителергә тиеш булса да, аның белән тәэмин ителмәгәнлеге ачыкланган.  Физик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.12 статьясындагы 1 өлеше (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен тәэмин итү шартларын үтәмәү”), шулай ук 8.45 статьясы (“Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын һәм башка объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итү корылмалары белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International