Табигать файдасына – 2,3 миллион сум. Компания Лениногорск районында законсыз төстә известьташ чыгарган өчен штраф түлиячәк

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Лениногорск районында бер предприятие җир асты биләмәләреннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 2,3 миллион сум күләмендә штраф түлиячәк. “Төньяк Кирлегәч” җир асты биләмәсендә известьташ казылма байлыгын геологик өйрәнүдә, эзләү һәм чыгаруда техник проектта күздә тотылган шартлар үтәлмәгән. Маркшейдер  эшләре ярдәмендә лицензияле җир биләмәсеннән читкә чыгып эшләр башкару һәм бирелгән лицензия шартларын бозу, рекультивация эшләрен вакытында башкармау һәм чыганакның кайбер өлешләрен сайлап алып кына  эшкәртү (бу файдалы казылма  запасларын нигезсез югалтуларга китерә) фактлары билгеләнгән. Предприятие Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1, 2 бүлекләре, 8.7 статьясындагы 1 бүлеге, 8.10 статьясындагы 1 бүлеге нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International