Экологлар карары үзгәрешсез калдырылган. “МартАгроТех” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте калдыклар белән эш итүгә карата таләпләрне бозган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәтнең бер сәүдә объектында ремонт-төзелеш эшләре алып баручы подряд оешмасының үз эшчәнлеге процессында хасил булган калдыклар хәрәкәте учетын алып бармаганлыгын ачыклаган. Оешманың калдыкларны лицензияле оешмаларга тапшыруны раслау документларына ия булмаганлыгы билгеләнгән. Төзелеш компаниясе әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Тик закон бозучы карарны суд тәртибендә үзгәртмәкче булган. Ләкин Әлмәт шәһәр суды “МартАгроТех” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шикаятен канәгатьләндермичә калдырган. Аңа 100 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International