ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген бөтен республика буенча «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты. Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә үсентеләр утыртуда катнашты, бу участокта барлыгы 300 чыршы һәм нарат утыртылды. 


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

17 сентябрь көнне «Локомотив» комлыгы территориясе белән Идел елгасының су асты өлеше чистартылачак. Чара Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.

 


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән өмәләргә йомгак ясалды.  «Яшел Россия» һәм «Россия суы» бөтенроссия акцияләре «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында  үткәрелде. 


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә кызу һәм нәтиҗәле үзәк өмә үткәрелде. Анда концерт программасы һәм кыр ашханәсе каралган иде. 


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Урман ераграк булган саен …» – 11 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле территориясендә (Юдино бистәсе) шундый исемле Үзәк өмә узачак. Җыештыру Россиякүләм өмә һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе. Акция квест-уен форматында оештырылачак.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган ток чыганаклары җыела башлады. Билгеләп үтик, 2019-2021 елларда укучылар көче белән 73 тонна файдаланылган туклану элементы җыелган.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында Комсомол күленең яр буе территориясен һәм күлнең төбен чистарту буенча өмә үткәрелгән. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.  


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә уздырылган өмә нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге чара «Экология» илүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы кысаларында оештырылды.


16
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Идел елгасы яр буенда «Чиста Идел» проектын тормышка ашыру кысаларында чүп җыю буенча экология акциясе узды. Чара «Елгалардан башка ике кулсыз кебек» фонды тарафыннан оештырылды. 


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 июльдә «Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районында Идел елгасы буе территориясен һәм су асты өлешен чистарту буенча экологик акция узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International