«Локомотив» комлыгында экология акциясе узачак. Шәһәр халкын катнашырга чакырабыз

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрь көнне «Локомотив» комлыгы территориясе белән Идел елгасының су асты өлеше чистартылачак. Чара Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.
Яр бу территориясен чистартуда Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, иҗтимагый оешма вәкилләре, волонтерлар, Казанның гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм бу эшкә битараф булмаган башкала халкы катнашачак. А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары сулыкның су асты территориясен чистартачак.
Барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз. 10.00 сәгатьтә башлана, эш кораллары урында биреләчәк.

Очрашу урыны - «Локомотив» комлыгы (ак палатка, музыка буенча табасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International