Экологик акция кысаларында 120 кеше 3 контейнер чүп җыйды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

«Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә уздырылган өмә нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге чара «Экология» илүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы кысаларында оештырылды.

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге вәкилләре, А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды, иҗтимагый оешма һәм предприятие, район администрациясе әгъзалары, җирле халык белән бергә Кама Тамагы районында Идел елгасы буе территориясен һәм су асты өлешен чистарттылар. Акция өч этапта узды һәм бик зур территорияне колачлады.

Активистлар иң элек Лобач тавы территориясен һәм причал каршындагы ныгытылган яр буен җыештырды, дайверлар исә тау итәгендәге Идел елгасы төбен чистартты. «Нигездә иске мангалар, буш пластик шешә һәм бик күп бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар җыеп алдык», - дип хәбәр итте волонтерлар.

Өмәдән соң барлык катнашучылар Идел елгасы буена дайвер Максим Астаховның су асты эшчәнлегенең барлык авырлык һәм үзенчәлекләре турындагы лекциясен тыңларга җыелды. Чара ахырында катнашучылар мәһабәт таулар һәм чиксез елга кочагында тәмле пылаудан авыз итте.

«Лобач тавы» – билгеле бер кагыйдәләре булган табигый тыюлык. Әмма кешеләр никтер бу кагыйдәләрне боза. Карап торышка бар да чиста кебек, ләкин урманга яисә куак төбенә күз салуың була – капчыкларның чүп белән тулганын сизми дә каласың», - дип сөйләде катнашучыларга Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Агарков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International