Кама Тамагы районы халкын һәм кунакларын экологик акциягә кушылырга чакырабыз

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдә «Лобач тавы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районында Идел елгасы буе территориясен һәм су асты өлешен чистарту буенча экологик акция узачак. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе волонтерлары, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм Кама Тамагы районында битараф булмаган кешеләр яр буе территориясен тәртипкә китерәчәк, ә А.А.Леонов исемендәге фәнни-тикшеренү отряды активистлары су төбен чистартачак. Дайверлар эше һәм кыр кухнясы турында лекция катнашучылар өчен күңелле бонус булачак.

Барыгызны да чарада катнашырга чакырабыз. Кирәкле инвентарьны урында бирәчәкләр. Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны – Лобач тавы (ориентиры - «Идел-Кама» күрсәткече белән кара-ак бакен).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лобач тавындагы акция – «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган табигать саклауның чираттагы чарасы. Быел федераль проект кысаларында 3 мең 780 км яр буе территориясе җыештырылган һәм 26 мең 600 куб.м. чүп-чар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International