Комсомол күлендәге экологик акциядә катнашучылар 80 кг пыяла шешә җыйган

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында Комсомол күленең яр буе территориясен һәм күлнең төбен чистарту буенча өмә үткәрелгән. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.  

Акциядә шәһәрнең 60тан артык битараф булмаган кешесе катнашкан. «Территориядән барлыгы 30 капчык чүп-чар җыелды, шуның 8е пыяла шешә белән тулган иде, авырлыгы 80 кг иде», – дип хәбәр итте чарада катнашучылар. А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары, үз чиратында, сулык төбен чүптән арындырган. «Су болганчык булса да, су төбеннән сулы яки комлы пластик шешәләрне, чаңгы таякларын, туп, көнкүреш предметларын һәм винил пластинкасын чыгара алдык», – дип сөйләде дайверлар.

«Күзәтүләребез буенча, әлеге юнәлештә эшләргә кирәк әле. Кешеләрнең табигать чисталыгына күбрәк игътибар бирүе куандыра», – дип билгеләп үтте Россия география җәмгыятенең ТР бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International