Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан районнарына чираттагы тикшерү үткәрелде.
Санкцияләнмәгән калдыклар җыю урыннарын ачыклау максатыннан Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районын тикшерделәр.
Тикшерү барышында Юдино бистәсендә табигатьне саклау законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды.
Санитар икеайлык кысаларында Үзәк идарә инспекторлары журналистлар белән бергә бүген Урта Кабан күленә законсыз агынты су агызган өчен рейдка чыктылар.
Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар икеайлыкның беренче ике атнасында табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 888 хокук бозу ачыкланган, шуларның 485е рөхсәтсез калдыклар урнаштыру өлешендә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә бүген рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарына рейдка киттеләр.
18 апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район территориясен авиа тикшерү үткәрелде. Һавадан Казан тирәсен, шулай ук Татарстанның Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Зеленодольск районнары территорияләрен карадылар.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланды. Чараның беренче ике атнасында республиканың 45 мең кешесе катнашты.
Бүген Татарстанда 1 апрельдә старт алган санитар-экологик икеайлык кысаларында Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Гадел Алимов һәм экология министрлыгының Үзәк идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Виноградов катнашында Татарстан районнарына авиоэлемтә үткәрелде.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында санитар-экологик икеайлык һәм экологик агарту чаралары турында брифинг узды.
Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ул апрельнең беренче көнендә старт алды һәм ике ай дәвамында республика халкы, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшенә актив кушылды.