Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында экология министры Александр Шадриков Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлыкның аралык нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Беренче дүрт атнада чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә 125 мең кеше чыккан. Гомуми көчләр ярдәмендә полигоннарга 50 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.
2000 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында муниципалитетлар 24 меңнән артык агач һәм куак утырттылар.
«Мондый язгы генераль чистарту бик кирәк. Татарстанда 1 млн гектардан артык урман, 465 мең гектар аеруча саклана торган табигый территорияләр, 36 меңнән артык су объекты, 40 мең километр автомобиль юллары – бу безнең кыштан соң чисталыкка мохтаҗ булган йортыбыз.
Аеруча игътибар үзәгендә мемориаллар, обелисклар. 10 көннән соң безнең зур бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне һәм без аны лаеклы, яңартылган һәм төзекләндерелгән Хәтер һәм Дан аллеялары белән каршы алырга тиешбез», - дип билгеләде Александр Шадриков.
Министр татарстанлыларның активлыгын аерым ассызыклады, алар өмәләргә чыгалар, акцияләрдә катнашалар, ачыкланган хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр җибәрәләр.
1 апрельдән министрлык адресына татарстанлылардан 2120 мөрәҗәгать килде. Экология министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше элеккечә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру белән бәйле, монда мөрәҗәгатьләрнең март ахырыннан 5 тапкырга артуы, шикаятьләр саны буенча икенче урында атмосфера һавасын пычрату мәсьәләләре, өченче урында – су законнарын бозу тора.
Чүплекләр барлыкка килүнең бер сәбәбе булып калдыкларны вакытында чыгармау һәм контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмау кала, дип билгеләп үтте министр.
Ике айлык кысаларында инде ике авиаочыш узды. Татарстанның 12 районын һавадан карадылар, 203 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Шулай ук икеайлык кысаларында су объектларын мониторинглау, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл яны полосаларын тикшерүне үткәрәбез. Бу территорияләрне урап чыгу «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә алып барыла.
Бүген Россия тимер юллары хезмәткәрләре катнашында тимер юлның бүлеп бирелгән полосаларын комиссия белән карап чыгу уздырыла.