Бүген экологлар һәм журналистлар санитар-экологик рейдка киттеләр

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә бүген рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарына рейдка киттеләр.

Рейдның беренче ноктасы Казанның Идел буе районындагы Каенлык  территориясе булды. Урында төзелеш материалларын рөхсәтсез җыю ачыкланган.

«Бу территориядә мондый чүплекне беренче тапкыр күзәтәбез. Экология министрлыгы җир кишәрлеге хуҗасын ачыклау өчен запрос җибәргән. Бүгенге көндә икеайлык кысаларында халыктан күп санлы мөрәҗәгатьләр килә. Барлык битараф булмаганнарны шимбә, чәршәмбе өмәләрендә актив катнашырга, янәшәдәге территорияләрне җыештырырга, бакчачылык  кишәрлекләрен тиешле хәлгә китерергә чакырабыз. Тиздән, 9 майда, барлык истәлекле урыннарны җыештырырга кирәк», - дип сөйләде  журналистларга Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторы Анна Салахова.

Рейдның чираттагы ноктасы булып Снайперская урамындагы «Вознесение» бистәсендәге контейнер мәйданчыгы тора. Монда берьюлы берничә хокук бозу ачыкланган. Шул исәптән җиһазландырылмаган контейнер мәйданчыгы да.

«Бу урынга ике авыл халкы чүп-чар ташлый. Машина инде барлык калдыкларны алып китәр өчен килә алмый. Мондый проблема елдан-ел кабатлана», - дип зарлана авыл халкы.

Министрлык белгечләре Совет районы хакимиятенә хокук бозуны бетерү турында кисәтүләр җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Төп максат торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү. Республика буенча санитар икеайлык үткәрү вакытында 888 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 435е – чүплекләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International