Александр Шадриков бүген журналистларга санитар-экологик икеайлыкның башлануы турында сөйләде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында санитар-экологик икеайлык һәм экологик агарту чаралары турында брифинг узды.

Брифингта Татарстанның экология министры Александр Шадриков, Россия Табигать күзәтчелеге территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин катнашты. Санитар икеайлык 1 апрельдә старт алды һәм беренче көнне үк күп кенә оешмалар җыештыруга чыкты, бу хакта журналистларга Александр Шадриков хәбәр итте.

«Татарстанлылар бу чарада һәрвакыт актив катнашалар. Икеайлыкның беренче көнендә үк күп кенә оешмалар җыештыруга чыкты. Исегезгә төшерәбез, ике айлык чүплекләрне бетерү генә түгел, агачлар утырту, ярларны чистарту-безне бергә яхшы эшләр башкарырга берләштерә торган чара», – дип билгеләде министр.

Экология министры үз чыгышында узган елның икеайлыгы нәтиҗәләре турында кыскача сөйләде. 2023 елда барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 8 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. Аларның 6890ы оператив рәвештә юк ителә, калганнары ел дәвамында. 5,5 мең хокук бозу яки 69%ы - рөхсәтсез калдыклар урнаштыру. Ачыкланган чүплекләрнең 89 проценты икеайлык тәмамланганчы ук юкка чыгарылган. Апрель һәм май нәтиҗәләре буенча 70,2 млн сумлык штрафлар һәм таләпләр куелды.

«Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 520 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган, 18 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 650 меңгә якын агач һәм куак утыртылган. Республикабызның 688 мең кешесе бу эшләрдә  турыдан-туры катнашты», –  диде Александр Шадриков.

«Мондый активлык өчен барыгызга да рәхмәт! Һәм шул исәптән, сезгә, хөрмәтле журналистлар, нәкъ менә сез мондый эшнең мөһимлеген һәм әһәмиятен безнең халкыбызга җиткерәсез, ә алар безнең урта һәм шимбә көннәрендә актив катнашалар», – дип рәхмәт белдерде катнашучыларга экология министры Александр Шадриков.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, быелның беренче өч аенда экологик җәмәгать кабул итү бүлмәсенә барлык элемтә каналлары аша 926 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 352се-рөхсәтсез калдыклар урнаштыру белән бәйле сораулар, 304е – атмосфера һавасының сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International