Экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның 68 процентын вертолет очышы вакытында ачыклаган

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

 

18 апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район территориясен авиа тикшерү үткәрелде. Һавадан Казан тирәсен, шулай ук Татарстанның Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Зеленодольск районнары территорияләрен карадылар. Очышны Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Әдел Алимов һәм экология министрлыгының Үзәк идарәсе башлыгы урынбасары Александр Виноградов башкарды.

Вертолет очышы нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законнарын бозуның 68 очрагы ачыкланган, шуларның 50се - рөхсәтсез калдыклар урнаштыру. Шулай ук су саклау зонасы да махсус контроль астында тора. Очыш барышында су саклау законнарын бозуның 14 очрагы билгеле булды. Рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International