Бүген Кабан күле буйлап рейд вакытында экологлар агынты суларның законсыз агызылуын ачыкладылар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Санитар икеайлык кысаларында Үзәк идарә инспекторлары журналистлар белән бергә бүген Урта Кабан күленә законсыз агынты су агызган өчен рейдка чыктылар. Исегезгә төшерәбез, министрлыкка әлеге сулыкка рөхсәтсез ташлаулар турында берничә шикаять килде инде.

Күлне тикшерү вакытында Һади Такташ урамы, 124 нче йорт, 5 нче йорт янында урнашкан торбадан агынты сулар агызылуы ачыкланган.

Инспекторлар ике ноктада су пробалары алдылар: Казан Зооботаника бакчасы һәм Һади Такташ урамы янында. Хәзерге вакытта пробалар лаборатория тикшеренүендә.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык Татарстанда 1 апрельдә башланды. Табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 888 хокук бозу очрагы ачыкланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International