Экологлар ике авиаочыш барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 200 очрагын ачыклаган

2024 елның 26 апреле, җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан районнарына чираттагы тикшерү үткәрелде. Һавадан Чаллы, шулай ук республиканың Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Тукай һәм Түбән Кама районнары территорияләрен карадылар. Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Әдел Алимов очыш ясады.

Ике вертолет очышы нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законнарын бозуның 200гә якын очрагы ачыкланды. Традицион рәвештә бу калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру һәм күмү фактлары. Шулай ук бу чорда су саклау зонасы махсус контроль астында тора.

Татарстанда 1 апрельдән икеайлык башланганнан бирле табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 1,5 мең хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International