Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казанның Киров районы территориясенә мониторинг үткәрделәр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Санкцияләнмәгән калдыклар җыю урыннарын ачыклау максатыннан Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районын тикшерделәр.

Тикшерү барышында Юдино бистәсендә табигатьне саклау законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды. Мәсәлән, Колымская урамы адресы буенча зур габаритлы төзелеш чүп-чарларын, шул исәптән торак биналарны ремонтлаганнан соң калдыклар урнаштыру  табылган. Бүгенге көндә җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен инспекторлар Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына запрос җибәргәннәр. Кишәрлек хуҗасын ачыкланганнан соң гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк. Икенче бозуны, ягъни коммуналь калдыкларны һәм шулай ук эре габаритлы калдыкларны  туплауны, инспекторлар Бирюзовая урамы, 37 адресы буенча контейнер мәйданчыгына якын территориядә теркәгәннәр.

Әлеге территориягә хезмәт күрсәтүче «Заречье ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе белән табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм якын арада бозуны бетерү кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International