ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Ютазы районының Урыссу бистәсендә чүплек ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары торак пунктның көнбатыш өлешендә, бакчачылык массивы территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаган. 351 м3 күләмендәге көнкүреш чүп-чары, үсемлек калдыклары туфракка ташланган, мәйданы 270 м2 тәшкил иткән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада биналарны сүтүдән калган калдыкларның туфракка туплану очрагын теркәгән. Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселешендәге чүп-чар урынының мәйданы 100 кв. метр тәшкил иткән, аның күләме – 25 куб. метр.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә апрель нәтиҗәләре буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Чара журналистлар белән Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында онлайн режимда узды.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына  йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Апас районындагы Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу фактын ачыклаган. 52 куб.м. күләмендәге чүп-чар шәһәр тибындагы Апас бистәсеннән 700 метр ераклыкта туфракка ташланган.

 

Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында билгесез кешеләр зур төзелеш калдыкларыннан чүплек оештырган. Әлеге чүплекне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында ачыклаган.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Республикада булган санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары гражданнарның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүне дәвам иттерә.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы башлана. Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров муниципаль берәмлекләрнең территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлеген тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International