Иртәгә 19:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасында урнашкан сәхнә-подиумда Мәскәү дәүләт университеты ботаника бакчасының ландшафт архитекторы Артем Паршин лекция уздырачак. «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең җиденче дәресе кысаларында, аның чыгышын тыңларга һәм дискуссиядә катнашырга мөмкин булачак.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү юнәлешендәге экология дәресе үткәрде. Белгечләр күрсәтмә материал сыйфатында «Малай һәм Җир» дип исемләнгән мультфильм әзерләгән иде.
Бүген Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр, активистлар һәм җәмәгатьчеләр «Чаллы-Яр» торак комплексы янындагы Кама елгасының яр буе зонасын чистартты. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.
Бу җомгада, ягъни 22 июльдә үк инде Чаллыда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе узачак.
Экология министры урынбасары Егор Тарнавский чираттагы цифр дәресен уздырды. Бу юлы кызыклы дәрес «Пионер» балаларны савыктыру лагерында узды.
Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама районының 27нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде, анда безнең полосада нинди агач һәм куакларның үсүен күрсәттеләр һәм шуның турында сөйләделәр.
«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы кысаларында Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча XI Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале үткәрелде.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, «Цифрлы дәрес» республика программасы кысаларында, Нурлат балалары белән очрашты.
Арча районының 2 нче номерлы мәктәбендә «Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чараны ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештыра.
Арча шәһәренең 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкияти урман буйлап экскурсия оештырды, анда Урман Феясы барлык файдалы экологик гадәтләрне өйрәтте.