Имән Кискә авылында 70тән артык эковолонтер пляжны тәртипкә китерде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

«Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Лаеш районы Имән Кискә авылында Кама елгасы ярын чистарту буенча өмә үткәрелде. Чараны оештыручылар-Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Татарстандагы Рус география җәмгыяте. Лаеш техник – икътисад техникумы студентлары, волонтерлар, җирле халык һәм ял итүчеләр-тирә-юньгә битараф булмаган 70 активист җыештыруга чыкты. Моннан тыш, акциядә Казанга Яшьләр саммитына килгән Малайзия студентлары да катнашты. «Татарстанның  табигате, урманнары, елгалары бик матур. Мондый экологик акциядә катнашу мөмкинлегенә без бик шат», - дип хисләре белән уртаклашты Малайзия делегатлары.

Уртак тырышлык белән 107 капчык чүп җыелды. Өмәчеләргә нигездә пикник өчен классик комплектлар – бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләр, кашыклар һәм стаканнар, күп күләмдә сок савытлары һәм пластик шешәләр очрады.

Киләсе акцияне 17 сентябрьдә Казанда Зөбәрҗәт күлендә уздыру планлаштырыла. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз, без, һичшиксез, үз сайтыбызда өмә узачак көн турында игълан итәчәкбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International