Чаллының «Умка» балалар бакчасы балалары чүп-чарны ничек сортларга кирәклеген хәзер беләләр

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Кама буе территориаль идарәсе экологлары, «ЭкоЛаб» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән бергә, «Умка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырдылар. Балалар чүп-чарны эшкәртүнең барлык этапларын да күрделәр. Компания хезмәткәрләре балаларга үз эшләре турында сөйләделәр, чүп-чарны сортлау өчен нәрсә мөһим, икенчел ресурслар җыю, аларны сортларга аеру һәм эшкәртүнең ничек барганын күрсәттеләр. Нәниләр дә аерым чүп җыю белән таныш булуларын исбатладылар - алар 11 килограмм макулатура һәм пластик җыеп, аны эшкәртүгә китерделәр. Балалар икенчел эшкәртү нәтиҗәсендә яңа әйберләр алырга мөмкин икәнлеген белделәр, ә экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны калдыкларны утильләштерү төшенчәсе белән таныштырдылар. Экскурсия ахырында балаларга махсус экологик буяулар бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International