ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның 1600 баласы Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән инде, хәзер мәктәп укучылары һәм экоактивистлар юннатлар сафын тулыландыруны дәвам итәләр.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Буаның «Әкият» һәм «Теремкәй» балалар бакчалары өчен Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары «Кышын кошларны саклагыз» дигән мавыктыргыч экология дәресе үткәрде.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Теләче районының 2 нче балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашында экологик атна үткәрелде.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районы Эзмә мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һәм танып-белү экология дәресе үткәрделәр.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 171 нче балалар бакчасында булып, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Энергия саклау көне» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге укытучылар өчен төбәкара экологик семинар-практикум булып узды. Анда Төньяк территориаль идарә экологлары һәм Казан, Кукмара, Арча, Зеленодольск, Әлмәт һәм Нократ Аланы шәһәрләреннән балалар бакчаларының  белгечләре катнашты.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре «Чиста Булачак» экоактивистлары белән бергә Чаллының 41 нче һәм 43 нче мәктәпләрендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Эко эстафета» уздырдылар.

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Түбән Ослан гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда балалар өчен «PROcвет» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

185 нче номерлы  күппрофильле лицеенда яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Юннатлар сафына 3 сыйныфларның 26 укучысы өстәлде. Уку елы башыннан балалар күлләрнең һәм сулыкларның экологик торышын сыйныфтан тыш эш кысаларында өйрәнделәр.

Чаллының 59 нчы полилингваль гимназиясе укучылары хәзер калдыкларны сортларга аеруның һәм икенчел эшкәртүнең нәрсә икәнен беләләр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары һәм «ПЭК» ҖЧҖ белгечләре татар телендә чүп-чарны аерым җыю турында танып-белү дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International