Татарстанның балалар бакчаларындагы яшь экологлар үз проектларын яклады

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында экология конференциясендә «Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнарын» өйрәнделәр. Балалар су һәм һаваны тикшерү буенча үзләренең беренче проектларын тәкъдим иттеләр. Конкурска барысы 21 эш килде. Экспертлар һәр секциядә җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкләү тантанасында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе экологлары катнашты. Нәниләр  дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. «Барыбыз да беләбез, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тикшерергә, күзәтергә, тәҗрибәләр ясарга яраталар. Нәкъ менә гамәли ысул аларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү өчен иң яхшысы. Балаларны әзерләгән педагогларга югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телим», - ди Идел буе территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «АБВГДЕЙКа»  балалар бакчасы өченче абруйлы халыкара бүләк ала. «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасында катнашкан өчен  әлеге балалар бакчасы экологик «Яшел флаг» белән бүләкләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International